Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде.

Кадет интернат-мәктәбе “Көзге кросс”ны Советлар Союзы Герое Хәсән Заман улы Замановның туган көненә багышлап үткәрде.

Уку йорты озак еллар Хәсән Заманов исемен йөртә.

Союзкүләм Батырның исеменә тап төшермәскә тырышып, кадетлар физик яктан чыныгып үсәләр.

Йөгерү ярышында физкультура укытучылары З. Р. Гәрәев, А.А.Гомәров җитәкчелегендә кадет интернат-мәктәбенең барлык укучылары да катнашты.