Җәмәгать башлангычында үз эшен алып баручы район инвалидлар оешмасыннан халыкның өзелеп торганы юк. Бүген инвалидлар оешмасын ветеран укытучы Фәйрүзә Разетдинова җитәкли. “Кояшкай” мәктәп-бакчасын җитәкләгәндә үк тынгысызлыгы белән танылган Фәйрүзә Сөнәгать кызы яңа вазыйфасында да халык гаме белән яши.
.png)
- Пенсиябез аз, дару алырга акчабыз җитми, дип минем бүлмә ишеген ачып керүчеләр бик күп. Инвалидлар җитәкчесе вазыйфасына алынганчы бу кадәр кешегә ярдәм кирәклеген башыма да китерми идем. Баксаң, бик матур, бай тормышыбызда ярдәмгә мохтаҗлар, сәламәтлекләре таушалганнар бик күп икән,- ди Фәйрүзә Разетдинова.
АВЫЛДАШЫҢНЫҢ ХӘЛЕН БЕЛҮ КИРӘК!
Инвалидлар оешмасында 2277 сәламәтлекләре чикләнгән райондашыбыз исәптә тора. Шуларның 322се I төркем, 796сы II төркем, 1159ы III төркем инвалид. Инвалидлар оешмасы үз эшчәнлеген системалы рәвештә алып бара. Райондагы 26 авыл җирлегенең барысында да беренчел инвалидлар оешмасы эшли. Пучы авыл җирлегендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәр игътибарга, аралашуга аеруча мохтаҗ. Инвалидлар оешмасы биредә очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр оештыра. Күрешүләрне зарыгып көткән өлкәннәргә район үзешчәннәре, ветераннар ансамбльләре, балалар, укучылар концерт программалары әзерләп алып килә.
- Таныш йөзләрне күргәч, биредәге апа-абыйлар аеруча шатлана, шуңа күрә картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең туган авылларыннан делегацияләрне көтеп калабыз,- дип авылдашларының хәлләрен белергә чакыра Фәйрүзә апа.

КУЛДАН ГӨЛ ТАМСЫН ӨЧЕН
Кызганыч, сәламәтлекләре чиклеләр арасында соңгы вакытта балалар да арта. 84 бала инвалидлар оешмасының күз уңында, алты сабый коляскада гына хәрәкәтләнә.
- Балалар кеше арасында йөрсен дибез, чөнки авыру бала үз эченә бикләнсә, күңел төшенкелеге аның сәламәтлеген тагы да ашый башлый. Коляскада утыручылардан кала барлык балаларыбыз да түгәрәкләрдә шөгыльләнә, спорт-сәнгать мәктәпләренә йөри. Район, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашалар, лаеклы урыннар яулыйлар, бүләкләнәләр. Гомумән, бездә мөмкинлекләре чикләнгәннәр актив тормыш рәвеше алып баралар. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге шәхси программа буенча “Исәнмесез, бу-мин!” түгәрәге оештырды. Түгәрәктә даими рәвештә унике бала шөгыльләнә. Үзен-үзе төрле яклап камилләштерә, үстерә торган үрнәк мисаллар бар. Азат Вәлиев исемле егетебез республика йөзү ярышында катнашып, мактаулы I урынны яулады. Чаңгы, җиңел атлетика, шахмат ярышларында сынатмыйлар, соңгы ярышларда да I урынны үзебезнеке итә алдык,-дип уңышлар белән уртаклаша һәр ярышка балаларны туплап, озатучы җитәкче.

Инвалидлар оешмасы үзе дә оста кулларны ачыклау максатыннан “Кулларыннан гөлләр тама” исемле бәйге оештырган. Конкурска килгән эшләр оешма урнашкан бүлмәдәге күргәзмәдә урын алган.
КҮҢЕЛЕҢ КӨР БУЛСЫН ДИСӘҢ...
Саулык- зур байлык. Аны югалту ачысын татыганнар сәламәтлекне генә түгел, һәр туган таңны, тормышның һәр мизгелен кадерли беләләр. Күңел төшенкелегенә бирешмичә, концерт программалары әзерләп, гастрольләргә дә барып кайталар. Инвалидлар оешмасы каршында оешкан сәләтлеләр төркеме Актанышбаш, Чөгәнә, Татар Ямалысы авылларында, Башкортстанның Краснокама районы Җәнҗегет авылында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашу уздыралар. Актаныш талантларының җыр-биюләрен, тәмле мәзәк-хикәяләрен туплаган концерт программасын тамашачы яратып кабул итә.
МАРАФОН АКЧАЛАРЫ НИЧЕК ТОТЫЛА?
Һәр елның 1нче декабреннән 10нчы декабренә кадәр инвалидлар ункөнлеге үткәрелә, декаданы “Игелек марафоны” төгәлли. Районның барлык оешмалары, хуҗалыкларында хезмәт куючылар чикләнгәннәргә булышу нияте белән марафонга акчалата ярдәм күрсәтә. Марафон акчалары ничек тотыла соң?
Ике ай саен инвалидлар оешмасы утырыш уздыра. Утырышта ярдәм сорап кергән гаризалар карала. Унике кешелек комиссия гариза белән танышкач, чыннан да ярдәм итәргә кирәк дип табылган очракта, марафон акчалары бүлеп бирелә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче социаль пакеттан файдаланамы- бу очрак аерым күз уңында. Гаризалар арасында төрле эчтәлектәгеләре бар- кыйммәтле дарулар сатып алу, катлаулы операция ясату өчен булышуны үтенгәннәр белән беррәттән мунча салу, сарай төзү өчен ярдәм сраучылар бар. Бу уңайдан Фәйрүзә Сөнәгать кызы кат-кат басым ясап искәртте: “Марафон акчалары бары сәламәтлекләре чикләнгәннәрнең саулыгын ныгыту өчен генә файдаланыла”.
Юл һәлакәтенә дучар булып, чит илдә дәвалануга җибәрелгән Сафина Гөлгенәгә 300 мең сум, Актаныштан Дилара исемле кызга чит илдә операция ясау өчен 200 мең сум бирелә. Теләкәйдән технологик техникумда укучы егет юл фаҗигасенә эләгә, аңа 20 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.
- Изге күңелле, алтын йөрәкле райондашларыбызга олы ярдәмнәре өчен барлык инвалидлар исеменнән рәхмәт әйтәм!- диде Фәйрүзә Разетдинова әңгәмәбез ахырында.