1. Карта номерын һәм ПИН-кодны чит-ятлардан сер итеп сакларга кирәк. Исегездә тотыгыз, бер генә зат та (шул исәптән банк хезмәткәрләре, картаны биргән) һәм бернинди шартларда да мобиль һәм стационар телефоннардан ПИН-код яки картаның чынлыгын тикшерү кодын соратып алырга хокуклы түгел (CVV2 яки CVC2).
2. Бер нинди шартларда да (хәтта банк вәкиленә дә!) интернет аша үз счётыгызга керү паролен тапшырмагыз, әйтмәгез.
3. Картагызны югалткан яки урлаткан очракта кичекмәстән банкка шалтыратып (служба поддержки банка), картагызның эшчәнлеген туктатуны сорагыз (заблокировать карту). Сез моны никадәр тизрәк эшләсәгез, шулкадәр күбрәк мошенниклар картагыз белән файдаланырга өлгермәве ихтимал.
4. Һәрвакыт үзең белән (блокнотыгызда яки кәрәзле телефонда) банкның контакт телефоннары һәм банк картагыз номеры булырга тиеш.
5. Карта буенча үткәрелгән операцияләр турында SMS-хәбәр сезнең картадан сезнең рөхсәттән башка кем дә булса акча алуын тизрәк белергә мөмкинлек бирә. Клиент банкка акчаларның санкцияләнмәгән рәвештә алынуы турында тизрәк хәбәр иткән очракта, аның үз акчаларын кире алу мөмкинлеге дә зуррак була.
6. Барлык проблемалы хәлләрне хәл иткәндә банкның рәсми телефон номерлары буенча гына мөрәҗәгать итегез. Әгәр сезгә башка номерга шалтыратырга тәкъдим итсәләр, ул вакытта мөгаен аларның сезнең һәм сезнең карта турында мәгълүматны белешеп, картагыздан акчаны урлау турында уйлаучы мошенниклар булуы ихтимал.
7. Банк картасын саклау һәм куллану шартларына игътибарлы булыгыз. Аны механик, температура һәм электромагнит йогынтыларына дучар итмәгез, шулай ук аңа дым эләгүдән саклагыз. Банк картасын кәрәзле телефон, көнкүреш һәм офис техникасы янында сакларга ярамый.
8. Карта буенча тәүлеклек акчаны алуның билгеләнгән лимитын булдыру мошенникларның бу лимиттан артык сумманы урлау мөмкинлегеннән саклый.
Кредит карталарыннан акча урлауның бик күп төрле алымнары бар. Шундыйлардан төп алымнар:
а) Карта мәгълүматының күчермәсен ясау. Ресторанда, клубта яки кибеттә карта белән түләгәндә кулланыла. Хезмәткәр нинди дә булса сәбәп табып сезнең картаны алып китсә, барлык мәгълүматларының күчермәсен ясап ала, шул исәптән картаның арткы ягындагы яшерен саннарын да (CVV/СVC-код). Күрсәтелгән мәгълүматлар булган очракта, мошенник сезнең карта белән күп кенә сайтларда түли ала.
б) Фишинг. Банкның чын сайтыннан, мәгънәсез бер вак-төяк - мәсәлән, исемдәге бер хәреф белән аерылып торган ялган сайтлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Картаны кулланучы үз банкының чын сайтында дип уйлап, үз кулы белән картасының барлык кирәкле мәгълүматларын кертә. Бу мәгълүматларны ялган сайт хуҗалары ничек куллануы турында анлатып торуның кирәге дә юк.
в) Телефон яки интернет аша пин-кодны ачыклау.
Мондый ысулларны шулай ук «социаль» дип тә атыйлар, чөнки мошенниклар бернинди техник алымнарны кулланмый – аларга бары коммуникабельлек һәм кеше психологиясен белү генә кирәк. Әгәр сезгә «Банктан шалтыратабыз (банк исемен атап), безнең банк сайтын ватканнар (взломан сайт банка) иде, сезнең карта мәгълүматлары урланган! Безгә кичекмәстән картагызның эшләвен туктатып, караклардан сезнең акчаларыгызны саклап калу өчен ашыгыч рәвештә карта номерыгызны һәм пин-кодыгызны безгә җиткерүегез сорала» дип шалтыратсалар, картаны кулланучы үзенең пин-кодын мошенникларга җиткерә һәм аларга күрсәтелгән "хезмәт өчен" рәхмәт тә белдерә.
Шундый ук эчтәлекле хатлар сезнең почтагызга да килергә мөмкин.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: банк хезмәткәрләре беркайчан да һәм нинди генә хәлләрдә дә сезнең пин-кодыгызны ачыклый алмый. Ул сезгә генә билгеле булырга тиеш.
«Счетны блокировкалау» турындагы хәбәр белән смс яки шалтырату алганда, үзегезнең банк бүлекчәсенә сайтта күрсәтелгән рәсми телефон номеры буенча шалтыратырга, яки бүлеккә шәхсән килергә кирәк.
г) Пин-код белән бергә картаны, яки телефонны урлау.
Карта белән бергә кәрәзле телефоныгызны урлаган очракта, җинаятьчеләр сезнен телефон номерына килүче яшерен кодны (секретный код) кулланып картагыздан акчаны урларга, яки сезнең карта белән төрле түләүләр башкарырга мөмкин. Әгәр сезнең картагызның пин-кодын кәгазьгә язып үзегез белән йөртә торган гадәтегез бар икән, бу очракта сезнең акчаларны урлау тагын да җиңелрәк булачак.
Уяу булыгыз!