Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде. Беренче булып Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары “Көзге кросс”та үзләрен сынады. Актанышның беренче санлы мәктәбе коллективы тулы составта сәламәтлек көне үткәрде: укучылар гуна түгел, мөгаллимнәр дә йөгереп, көчләрен бәяләде.