РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, РФ Хөкүмәте Йортының Бүләкләү залында узды. 2019 елдагы хезмәтләре өчен бу премиягә 26 кеше лаек булган.
“РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген музейфикацияләү проектына җитәкчелек иткән өчен мәдәният өлкәсендәге 2019 елгы РФ Хөкүмәте Премиясен тапшырды”, - диелә хәбәрдә.