"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына халыктан кергән гаризаларның чишелеше турында таныштыруыбызны дәвам итәбез. 18 август көнне Актанышбаш авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: “Урамнан үтәрлек түгел. Пычрак, кара балчык. Чүп машинасы да үтә алмый. Авзал урамы киселешендә ком салдылар, икенче өлеше шул көе калды”, - дигән сорау керә. Җирлектә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән соң, аларның гозерләре тыңланды. Халык зары хәл ителде. Юл төзекләндерелеп куелды.