ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге  җитәкчесе Илшат Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, быел әлеге бәйрәмне  полиция вәкилләре илдәге коронавируслы вәзгыять шартларында  каршы алырга мәҗбүр.

Атналык киңәшмә кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева оешма-предприятиеләрнең III кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдынгыларны атады.

9 ноябрь көнне хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан азат булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында»гы 2016 елның 04 августындагы 08-07 номерлы  карарына үзгәрешләр кертү турында.

9, 10 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды. Ярышларда Актаныш, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Баулы, Минзәлә, Сарман районының Җәлил поселогыннан килгән тугыз команда катнашты. Актанышның "Иман" командасы 3 нче урынны алды һәм мини футбол ярышларының финал өлешендә дә уйнау хокукы алды.

 

-Җәмигъ мәчетенең егерме еллык эшчәнлеген  билгеләп үтү теләгебез барлыгын белдергәч,  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов безнең тәкъдимне хуплап кабул итте. Мәчет каршында дин сабакларын укыту башлангач, көзге эшләр тәмамлангач, әлеге истәлекле датаны җәмәгать белән билгеләп үтүне ниятләгән идек. Мәчет эшчәнлеге белән һәрчак хәбәрдар торучы Энгель Нәвап улы Аллаһ йортында алып барылган эшчәнлек, мәчетнең ихатасы төзеклеге, андагы төзелеш корылмалары, балалар өчен булдырылган уен мәйданчыгы, дини мәҗлесләр, ифтар үткәрү урыннарының, сыйныф бүлмәләренең торышы белән шәхсән үзе килеп танышты. Аксакалларның, абыстайларның фикерләрен тыңлады. Аллага шөкер, Җәмигъ мәчетенең төзелеп эшли башлавына 20 ел тулуга зур бүләк ясадылар безгә. Бәйрәм тантанасына мәчетне тагын да күркәмләндерү, төзелгән янкормаларга косметик ремонт ясау, ишегалдын төзекләндерүдә Актаныш район хакимияте район төзүчеләре белән берлектә мәчеткә булышлык күрсәтте. Мәчет ишегалдына асфальт түшәлде, коймалар яңартылды, Мөхтәсибәт һәм бар халык исеменнән ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһ рәхмәтендә булып, киләчәктә дә күркәм эшләр, игелекле гамәлләр белән сөендерсеннәр, сәламәт булсыннар,  - дип, Актаныш район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сөенече белән уртаклашты.  Игелекле райондашларыбыз мәчет яшәешендә һәрвакыт  ярдәмләшеп яши, һәркайсы да Аллаһның рәхмәтендә булсын, диде ул.

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була

Пандемия шартлары тормышыбызга шактый үзгәрешләр кертсә дә гомер-гомергә зурлап үткәрелгән һөнәри бәйрәмнәрне онытырга һич ярамый. Бүген, 10 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, район полиция ветераннары оешмасын җитәкләүче Васил Вахитов, райондагы КПРФ җитәкчесе Мөнир Гомәров коллегаларын бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды.

Татарстан Пенсия фонды волонтерлары агымдагы елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр “Электрон хезмәтләрне бергәләп өйрәнәбез” дигән акция үткәрә

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов полиция хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итте һәм аларны 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International