Актаныш оешма-предприятиеләре III кварталдагы эшчәнлекләренә бәя алды

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Атналык киңәшмә кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева оешма-предприятиеләрнең III кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдынгыларны атады.

Җитештерү оешмалары арасында беренче урында – Актаныш сөт комбинаты, икенче урында - “Актаныш” икмәк кабул итү предприятиесе, өченче урында – “МолИнвест-Т” оешмасы.
Коммуналь хезмәт күрсәтү оешмалары арасында беренчелек “Теплосервис” оешмасында, икенче урында – Актаныш автотранспорт хуҗалыгы, өченче урында – “Коммунсервис – Актаныш” оешмасы.

III квартал нәтиҗәләре буенча төзелеш оешмалары арасында җиңүче итеп “Актаныш юллары” оешмасы билгеләнде. Икенче урында – “Гасстройсервис” җәмгыяте, өченче урында – “Сугаз” һәм “ПМК” оешмалары.
Беренчелекне яулаган оешма җитәкчеләренә кубоклар тапшырылды, җиңүчеләр өчлегенә кергән җәмгыятьләр дипломнар белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International