ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: МИНИ ФУТБОЛДА ЯҢА УҢЫШЛАР!

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

9, 10 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды. Ярышларда Актаныш, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Баулы, Минзәлә, Сарман районының Җәлил поселогыннан килгән тугыз команда катнашты.

Актанышның "Иман" командасы 3 нче урынны алды һәм мини футбол ярышларының финал өлешендә дә уйнау хокукы алды.

Яшь футболчыларны ихластан котлыйбыз, алдагы уеннарда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International