9 ноябрь көнне хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды.
Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров кертте.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова хисап тотты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева үз чыгышында оешма-предприятиеләрнең III кварталдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, алдынгыларны атады.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышы җирлекләрдәге үзара салым акчасы буенча башкарылган эшләргә багышланды.