«Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы милкендә булган, өченче затларның хокукларыннан азат булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында»гы 2016 елның 04 августындагы 08-07 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

«Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга, 2020 елның 8 июнендәге 169-ФЗ номерлы Федераль законга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм шәхси эшмәкәрләр булмаган һәм «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга (алга таба – үзмәшгуль гражданнар) мөлкәти ярдәм күрсәтү максатларында, Актаныш муниципаль район Советы КАРАР ИТТЕ:

 

         1. «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы милкендә булган, өченче зат хокукларыннан азат булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында»гы карар исеменә «һәм үзмәшгуль гражданнарга » сүзләрен өстәп, үзгәрешләр кертергә.

        2. «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы милкендә булган, өченче зат хокукларыннан азат булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген раслау турында», «һәм үзмәшгуль гражданнарга» сүзләрен өстәп, карарга, шулай ук карарның 1нче кушымтасына үзгәрешләр кертергә.

       3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында (www.Aktanysh.tatarstan.ru  ) һәм «Актаныш таннары» район газетасында бастырып чыгарырга.

       4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Актаныш муниципаль районы Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетына йөкләргә.

 

 

 

Актаныш муниципаль район  Советы Рәисе                                                                   Э.Н.Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International