БЕЗНЕҢ ТАРИХ: АКТАНЫШ ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ 20 ЕЛЛЫГЫН ЯҢАРЫП КАРШЫ АЛА

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

-Җәмигъ мәчетенең егерме еллык эшчәнлеген  билгеләп үтү теләгебез барлыгын белдергәч,  Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов безнең тәкъдимне хуплап кабул итте. Мәчет каршында дин сабакларын укыту башлангач, көзге эшләр тәмамлангач, әлеге истәлекле датаны җәмәгать белән билгеләп үтүне ниятләгән идек. Мәчет эшчәнлеге белән һәрчак хәбәрдар торучы Энгель Нәвап улы Аллаһ йортында алып барылган эшчәнлек, мәчетнең ихатасы төзеклеге, андагы төзелеш корылмалары, балалар өчен булдырылган уен мәйданчыгы, дини мәҗлесләр, ифтар үткәрү урыннарының, сыйныф бүлмәләренең торышы белән шәхсән үзе килеп танышты. Аксакалларның, абыстайларның фикерләрен тыңлады. Аллага шөкер, Җәмигъ мәчетенең төзелеп эшли башлавына 20 ел тулуга зур бүләк ясадылар безгә. Бәйрәм тантанасына мәчетне тагын да күркәмләндерү, төзелгән янкормаларга косметик ремонт ясау, ишегалдын төзекләндерүдә Актаныш район хакимияте район төзүчеләре белән берлектә мәчеткә булышлык күрсәтте. Мәчет ишегалдына асфальт түшәлде, коймалар яңартылды, Мөхтәсибәт һәм бар халык исеменнән ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһ рәхмәтендә булып, киләчәктә дә күркәм эшләр, игелекле гамәлләр белән сөендерсеннәр, сәламәт булсыннар,  - дип, Актаныш район мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин сөенече белән уртаклашты.  Игелекле райондашларыбыз мәчет яшәешендә һәрвакыт  ярдәмләшеп яши, һәркайсы да Аллаһның рәхмәтендә булсын, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International