Бүген Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, быел әлеге бәйрәмне полиция вәкилләре илдәге коронавируслы вәзгыять шартларында каршы алырга мәҗбүр. Шулай да һәр елны зурлап үткәрелгән бәйрәм көне бүген дә истәлекле төс алды. Төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләрен бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов ияләренә тапшырды – хезмәтләренә хөрмәтне шул рәвешле кабул итеп алды погонлы тәртип сакчылары.
“Мондый вәзгыятьтә купшы бәйрәмнәр үткәреп булмый, билгеле. Әмма хезмәтләренә тугры полиция вәкилләрен, саклык чараларын тулысынча саклап, аерым-аерым тәбрик иттек. Истәлек бит ул”, - диде бу уңайдан Илшат Илфир улы.
Полиция хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Васил Вахитов та котлауларын юллады.