Бүген хокук һәм җәмәгать тәртибен саклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә(ВИДЕО)

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Пандемия шартлары тормышыбызга шактый үзгәрешләр кертсә дә гомер-гомергә зурлап үткәрелгән һөнәри бәйрәмнәрне онытырга һич ярамый. Бүген, 10 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Полиция көнен билгеләп үтте. Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, район полиция ветераннары оешмасын җитәкләүче Васил Вахитов, райондагы КПРФ җитәкчесе Мөнир Гомәров коллегаларын бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International