ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

    Район үзәге Актаныш иртә яздан яңарыш кичерә. Оешма-предприятие, күпфатирлы йортлар җәйне яңа күлмәктән каршылаячак.

        Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен Нияз Мортазин җитәкчелегендәге “Спецстрой” ҖЧҖ төзекләндерә. Идарә- тау өстенә яңа Актаныш салына башлаганда ук беренчеләрдән булып төзелгән бинага урнашкан. “Идарәгә 2001нче елда планлы капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде, профнастил белән тышланды, бу ремонтны көтеп алдык, җәйгә тәмамланыр дип уйлыйбыз”,- ди җитәкче Нәфис Сәлимгәрәев.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

20 март көнне Актаныш районында кышкы сезон рәсми төстә ябылды. Гадәттәгечә, ул чаңгы ярышлары белән төгәлләнде. “Бүләк” трассасында мәктәп укучылары чаңгы юлына басты.

          "Коммунсервис" муниципаль унитар предприятиесенең төзекләндерү(благоустройство) бригадасы хезмәтчәннәре өчен ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Яз җитүгә эшчәнлек тагы да кызурак темп ала. Бүген 14 кешелек бригада Җиңү паркының агачларының очларын тигезләп кисеп чыкты, ян-як ботаклардан арчалады. Бригаданың техник куәте җитәрлек: биек агачларны ир-егетләр автокаланчага басып менеп кисте. “МТЗ-80” тракторы, КамАЗ автомашинасы белән агач әрдәнәләре, ботакларны төяп илтү оештырылды. Шулай ук парктагы сукмак-юллар, һәйкәл аллары кардан чистартылды. Авыр хезмәт дип тормыйлар, хатын-кызларның да кулларында балта, көрәк.

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре хәрби хезмәт турында "Кайнар элемтә" аша тулы мәгълүмат бирәчәк. Шулай ук гражданнарга армия белән бәйле бәхәсле хәлләр аңлатылачак.
"Кайнар линия" телефоны: (843)236-00-71

Сез шулай ук WHATSAPPтагы +7(939)-345-37-50 телефон номеры буенча үз сорауларыгызны юллап җавап таба алачаксыз.

20 март көнне Актанышта арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз, волейбол буенча сигез тапкыр ТРсы Чемпионы булып танылган Рушат Рәдиф улы Гильмуллин истәлегенә ир-егетләр арасында беренче ачык волейбол турниры үтте.

Район буенча булдырылган график нигезендә 19 март көнне „Чишмә” җәмгыяте үз техникасын карау мәйданчыгына бастырды. Трактор һәм прицепларның әзерлеген район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов югары бәяләде.


21
март, 2021 ел
якшәмбе

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар!

Торак- коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе булып тора. Сезгә районыбыз халкына уңай шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Хезмәтегезнең тотрыклылыгы, коллективның һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр, учреждениеләр, сырхауханә һәм башка оешмаларның тормышына йогынты ясый.

Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле милләттәшләр!

Сезне ихластан төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме - Нәүрүз белән тәбрик итәм.

     Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы Яңа елны- Нәүрүз бәйрәмен каршы алды. Төрки халыклар өчен Нәүрүз иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ата-бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа ел башлануны язның көн белән төн тигезләшкән вакытыннан исәпләгәннәр. Ул, гадәттә, 21 мартка туры килә.
      Уку елының иң озын чиреге-өченче чирек тәмамланган көн укучыларга болай да бәйрәм, ә гимназия коллективы аны гаилә бәйрәменә әверелдерде. Укытучылар, укучылар, ата-аналар гимназиянең “Бүләк” базасы мәйданына олы түгәрәк ясап җыйналды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International