20 март көнне Актаныш районында кышкы сезон рәсми төстә ябылды. Гадәттәгечә, ул чаңгы ярышлары белән төгәлләнде. “Бүләк” трассасында мәктәп укучылары чаңгы юлына басты.
Спортсөярләр 10 төркемгә бүленеп үз осталыкларын күрсәтте.
Ярыш районкүләм масштабта игълан ителсә дә, быелгы кышкы сезонны ябуга багышланган спорт бәйрәмендә Аккүз, Меңнәр, Яңа Әлем, Богады, Мари Суыксуы, Качкын, Зөбәер, Иске Айман мәктәпләре катнашмады.
Чарага җыйналган укучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов сәламләп, чаңгы спортын үз итүчеләргә уңышлар теләде.