"Коммунсервис" муниципаль унитар предприятиесенең төзекләндерү(благоустройство) бригадасы хезмәтчәннәре өчен ел әйләнәсе эшнең бетеп торганы юк. Яз җитүгә эшчәнлек тагы да кызурак темп ала. Бүген 14 кешелек бригада Җиңү паркының агачларының очларын тигезләп кисеп чыкты, ян-як ботаклардан арчалады. Бригаданың техник куәте җитәрлек: биек агачларны ир-егетләр автокаланчага басып менеп кисте. “МТЗ-80” тракторы, КамАЗ автомашинасы белән агач әрдәнәләре, ботакларны төяп илтү оештырылды. Шулай ук парктагы сукмак-юллар, һәйкәл аллары кардан чистартылды. Авыр хезмәт дип тормыйлар, хатын-кызларның да кулларында балта, көрәк.
Менә шундый хезмәт сөючән, эшчән, булган хезмәтчәннәребез көн саен безнең Актанышны чиста һәм пөхтә тота. Ленин паркы, Мәдәният паркы, аскы Актанышка төшә торган баскыч, күпфатирлы йорт ишегаллары- барысы да аларның игътибар үзәгендә. Кышын гына түгел, язгы, җәйге вакытта Актаныш үзәген яшелләндерү, чәчәкләр утыртып бизәү –коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Район үзәгендә яшәүчеләр коммуналь хезмәткәрләрнең үз эшләренә намус белән карауларын көн дә күреп, танып тора. Тырыш хезмәтегез, күңел җылысы салып башкарган эшегез өчен зур рәхмәт! Җиңелләрдән булмаган эшегез һәр йортка иминлек китерсен, һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мәшәкатьсез көннәр алып килсен!