Район үзәге Актаныш иртә яздан яңарыш кичерә. Оешма-предприятие, күпфатирлы йортлар җәйне яңа күлмәктән каршылаячак.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен Нияз Мортазин җитәкчелегендәге “Спецстрой” ҖЧҖ төзекләндерә. Идарә- тау өстенә яңа Актаныш салына башлаганда ук беренчеләрдән булып төзелгән бинага урнашкан. “Идарәгә 2001нче елда планлы капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде, профнастил белән тышланды, бу ремонтны көтеп алдык, җәйгә тәмамланыр дип уйлыйбыз”,- ди җитәкче Нәфис Сәлимгәрәев.
Төзекләндерү объектларының күпчелеге республика һәм федераль программа ярдәмендә тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау” программасы нигезендә Юбилей урамындагы 107, 108 нче йортлар төзекләндерелә. “Ремстройдом” ҖЧҖ төзүчеләре башкарган эшләрнең гомуми суммасы 9 миллион 923 мең сумны тәшкил итә.
“Игелек үзәге” бинасында инде төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. “Социаль хезмәт һәм социаль яклау хезмәт оешмаларын капиталь төзекләндерү” программасы нигезендә барлык төзелеш эшләренә 3 миллион 500 мең сум акча тотылган.