2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тикшерү идарәсе бинасында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарны чираттагы видео аша кабул итте.
Бу юлы видео аша кабул итү хезмәтеннән өч гариза бирүче файдаланган. Күчемсез милекне рәсмиләштерүнең барлык сораулары буенча һәр гариза бирүчегә җентекле аңлатмалар бирелде.
8 апрель көнне үткән семинарда катнашучылар “Чишмә” агрофирмасының мал торакларында да булдылар. Меңнәр бүлекчәчендә 1070 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2021 елга 440 баш бозау алырга ниятли җәмгыять, шуларның 120се – тана бозавы.
.jpg)
Шундый семинарларның чираттагысы бүген хуҗалык рәисләрен “Чишмә” агрофирмасы базасына туплады. Шунысы игътибарга лаек, бүген агрофирма – район территориясендәге иң яшь хуҗалык. 2017 елда сафка баскан “Чишмә” бүген инде ышанычлы адымнар белән иң перспективалылар сафына атлый: биш ел эчендә башкарылган эшләре бик күп агрофирманың, киләчәккә планнары тагын да саллырак.
.jpg)
Вебинарларда катнашу өчен эш бирүчеләр вәкилләренә түбәндәге тәртиптә теркәлү узарга кирәк:
1. Чараның рәсми сайтына күчәргә – https://forms.gle/Nk7Mmf2aEbJJxkz68 .
2. Катнашучылар турында мәгълүмат кертергә;
3. Раслау алу.
Теркәлү өчен җаваплы-СОЦПРОФ эксперт төркеме җитәкчесе Филатов Артем Анатольевич - 8-962-505-55-34.
Вебинарларда катнашу бушлай!
9 апрельдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органынын «Кайнар линия» телефонына бер атна элек кул чатыры (зонт) сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул 2 көн дә хезмәт итмәгән килеш сафтан чыккан. Ул безгә әлеге зонтны алыштырырга мөмкинме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләр кулланучыны тынычландырып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирделәр. Товарда завод характерындагы җитешсезлек табылган очракта, кулланучы товарны алыштыру яки бәямен киметүне, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләпләре белән товарны сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
РОССИЯ ПРОФСОЮЗЛАРЫ БЕРЛӘШМӘСЕ (СОЦПРОФ) ХЕЗМӘТНЕ САКЛАУ ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ДОКУМЕНТЛАРГА КҮЗӘТҮ БУЕНЧА ВЕБИНАРЛАР СЕРИЯСЕН ОЕШТЫРА.
Бүген республиканың махсус комиссиясе Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Җәмгыятьләрнең әзерлегенә төп бәяне "Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге"нең ТРсы буенча филиал җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин бирде.
.jpg)
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде. Мәгълүм булганча, 2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш районы үзендә кабул итәчәк. Бүгенге эшлекле сәфәр дә районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.
.jpg)