Сыйфатлы яки ватык кул чатырын сатучыга ничек кире кайтарырга?

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Кул чатыры елның теләсә кайсы вакытында кирәк. Ул яклый безне һәрчак, яңгырдан һәм кардан, турыдан-туры кояштан һәм башка һава торышы күренешләреннән. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органынын «Кайнар линия» телефонына бер атна элек кул чатыры (зонт) сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул 2 көн дә хезмәт итмәгән килеш сафтан чыккан. Ул безгә әлеге зонтны алыштырырга мөмкинме, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгечләр кулланучыны тынычландырып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № РФ Законының 18 статьясы нигезендә аңлатма бирделәр. Товарда завод характерындагы җитешсезлек табылган очракта, кулланучы товарны алыштыру яки бәямен киметүне, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару таләпләре белән товарны сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Әгәр дә зонт ошамаса, кулланучы, шул ук Законның 25 статьясы нигезендә, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны, күрсәтелгән товарның формасы, габариты, фасоны, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатучыдан шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы.

Сыйфатлы зонт сайлау - катлаулы бурыч, ул универсаль,  ныклы, ышанычлы аксессуар булырга тиеш. Материаллар, конструкциясенең тибы һәм предметның төрле һава шартларына каршы тору сәләте мөһим роль уйный. Юеш кар, җил, яңгыр — хезмәт итү дәверендә кул чатырын әнә шундый җитди сынаулар көтә. Әмма чыдамлылыктан тыш, ул матур, зәвыклы, җиңел, модалы образларга туры килә торган да булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International