Актаныш районы хуҗалыкларында семинарлар дәвам итә. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән мондый төр күчмә киңәшмәләр тәҗрибә уртаклашуга йөз тота. Еллар дәвамында үз үсеш тенденциясен булдырган, терлекчелек һәм игенчелек юнәлешендә шактый зур тәҗрибә туплаган хуҗалыкларның бүген, чыннан да, бер-берсенә үрнәк итеп күрсәтерлек материаль –техник базалары да, югары күрсәткечкә ия эш шартлары да, алга таба хәрәкәт итәргә матди нигезләре дә җитәрлек.
Шундый семинарларның чираттагысы бүген хуҗалык рәисләрен “Чишмә” агрофирмасы базасына туплады. Шунысы игътибарга лаек, бүген агрофирма – район территориясендәге иң яшь хуҗалык. 2017 елда сафка баскан “Чишмә” бүген инде ышанычлы адымнар белән иң перспективалылар сафына атлый: биш ел эчендә башкарылган эшләре бик күп агрофирманың, киләчәккә планнары тагын да саллырак.
2020нче елда “Чишмә” 16 миллион сумлык техника кайтаруга ирешкән, аның машина-трактор паркы гына түгел, гомумән, барлык тармагы да ел саен яңа төр техника белән тулыланып тора. Яшь җитәкче Ирек Галимов заманча фикер йөртергә сәләтле булуы белән игътибарга лаек. Агрофирманың нигезенә дә нәкъ менә заманчалык салынган.
Машина-трактор паркындагы техника да, хезмәткәрләр дә түземсезлек белән язгы кыр эшләре башлануын көтә, чөнки алар язгы эшләргә тулы әзерлек белән керә. Саллы яңарыш кичергән материаль-техник база моңа тулы мөмкинлек бирә. Техниканың да алар басу-кырларда сыналганын алу яклы – язның бер көне ел туйдырган җир уллары үз тәҗрибәсеннән белә.
Семинар остаханә территориясеннән башланып китте. Биредә ел дәвамында шактый эш башкарылган: территория коймаланып алынган, хезмәт сакланышы бүлмәсе булдырылган, ремонт бинасына тулысынча җылылык кертелгән.
Хәзер биредә эшләнәсе иң зур эшләр сафында, “Әнәк” агрофирмасы, Чәчәер җәмгыятьләре мисалында, заманчалаштырылган, ягъни лимит картасы белән түләү мөмкинлегенә ия ягулык салу ноктасы төзү, техника юу урынын сафка бастыру.
Семинарда катнашучылар бүген шулай ук агрофирманың амбар территориясендә булып, ашлык саклау складлары белән танышты. Үз көчләре белән төзелгән складлар икмәкне дөрес итеп саклау мөмкинлеге бирә, сатасы икмәкләре дә шактый әле хуҗалыкның.
Ирек Марат улы район җитәкчелеге һәм хезмәттәш хуҗалык рәисләре алдында язгы чәчүгә әзерлек буенча хисап тотты. Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлиләр әлеге җәмгыятьтә: чәчүлек орлыклары, ашлама җитәрлек күләмдә тупланган “Чишмә”дә, чәчәсе бодай культурасы иләнеп куелган, чиратта – арпа. Симәнә агулау эшенә дә керешкән агрофирма уңганнары.