ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин Актаныш мәгарифе эшчәнлеге белән танышты.

 Актаныш гимназиясендә ул укучыларның проект эшләре белән танышты, укытучылар белән аралашты. Әлфия Авзалова исемендәге интерактив музейда булып, үзенең фикерләрен белдерде.

Программа нәкъ 100 көнгә исәпләнгән,  катнашучылар көн саен кечкенә генә файдалы мәгълүмат блогын (видео + текст) ала һәм база күнегүләреннән тренировка комплексларын башкара.
Программа ике зур теоретик блоктан тора, аларның һәркайсында төп темалар тикшерелә һәм мөмкин булган барлык сорауларга җаваплар бирелә.

 

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

05 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. 2021 елның 8 апрелендә

Иртән, көндез һәм кич белән 2021 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил 15-18 м/с көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

“БЕЗ БЕРГӘ!” ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНЫҢ  РӘСӘЙ СУВЕНИРЛАРЫ НОМИНАЦИЯСЕ БУЕНЧА КУЛ ЭШЛӘРЕ.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Сәфәр авылында туып-үскән райондашыбыз Айзат Газизҗанов моннан төгәл алты ел элек – 2015 елда калада көйле генә барган тормышын төбе-тамырыннан үзгәртә. Мәскәү кадәр Мәскәүне ташлап, Актанышка кош-корт үстерергә кайта ул.

5 апрельдән 14 апрельгә кадәр Татарстанда «Россия балалары-2021»ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы уза. Акциягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге дә кушылды.

2 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында алкогольле продукциягә мониторин үткәрде. Чара кысаларында 7 сәүдә объекты тикшерелде, аларның икесе Иске Сәфәр һәм Югары Богады авылларында.

Тэги: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Актанышның мактаулы гражданы Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтов үзенең олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды.

Юбилярны әлеге күркәм бәйрәм белән бүген Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхсән үзе котлады. Баязит Шәймәрдән улына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзен, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын, шәхсән үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Юбилярны шулай ук “Сугаз” җәмгыяте җитәкчесе Әбүгали Шакиров, “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова, Баязит Шәймәрдән улының туганнары, балалары котлап, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 

 

             Яз җитеп карлар эри башлауга юллардагы чокыр-чакырлар машина йөртүчеләрнең бәласенә әйләнә. 57 нче бистәгә илтә торган юлдагы чокырлар да көннән –көн артып урынлы борчу тудырды. Бүген «Актаныш юллары» оешмасының юл төзүчеләре һәр чокырга салкын асфальт-бетон салу белән мәшгуль. Иртәнге сәгатьләрдән үк биредә эш кайный. Һәр тишектәге җыелган су өрдереп киптерелә, чокыр киңәйтелә, чистартыла. Асфальт салынганнан соң җылытып, пресслана. Ике көн эчендә юллар төзекләндерүне тәмамлаячакбыз, дип ышандыра төзүчеләр.
               Баян Дәүләтов исемендәге урамнан "Химиклар" урамына кадәрге юлны тулысынча төзекләндерү, ягъни кайнар асфальт түшәү апрель ахырына планлаштырыла.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга күчемсез милек белән алыш-бирешләрдә үзләрен мошенниклардан саклауда киңәшләр тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International