АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Мәскәүне Актанышка алыштырган Айзат Газизҗанов быел 280 000 чеби үстерергә алынган

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Сәфәр авылында туып-үскән райондашыбыз Айзат Газизҗанов моннан төгәл алты ел элек – 2015 елда калада көйле генә барган тормышын төбе-тамырыннан үзгәртә. Мәскәү кадәр Мәскәүне ташлап, Актанышка кош-корт үстерергә кайта ул.


“Шәһәрләшеп” беткән авыл малаеның “кош асрау” бизнесын ул чорда хәтта әтисе дә хупламый, халык турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә Айзат Мансаф улы ике-өч көн эчендә тормыш мәгънәсенә әверелгән идеясен, һич икеләнми, тормышка ашыра башлый.


Бу максаттан Актанышбаш авыл җирлеге территориясендә урнашкан торакларны файдалана ул. 1976нчы елгы биналарны кош тәрбияләрлек дәрәҗәгә китергәнче башкарылган хезмәтнең саны-исәбе юк. Дуңгыз торагыннан кош-корт торагы ясау өчен күпме үҗәтлек кирәк булганын чамалавы да авыр.


Ул вакытта кош-корт җанлы авыл малаена ярдәмгә дәүләт тәкъдим иткән программа килә. Дәүләт ярдәменең “Яшь фермер” дигәненә катнашып, ярыйсы гына аякланып китә Газизҗанов. Кош үрчетүдәге беренче чыныгуын исә Айзат каз үстерүдән ала. 3000 баш казның 2 900ен үстереп, файдасын алган егет әкренләп кызыл тавык, бройлер чебиләргә күчә.


Билгеле, авыл бизнесы гел җай гына тәгәрәп бармый – төрле кыенлыклар белән очрашып тора эшмәкәр. Шулай да әлеге шөгылен ташламый ул. Хәзер инде ул Актаныш районында күпләп кош үстерү, аны сату юнәлешендә уңышлы эшләүче эшмәкәрләр сафында.


Алты ел вакыт эчендә тәҗрибә дә, осталык та туплаган, эш рәтенә дә төшенгән язма героем. Ел саен яңарыш кичергән тораклар, торакларга илтүче юлларның әкренләп ипкә килүе, авыл халкының Айзат үстергән кош-кортны чират торып алуы – кайчандыр куркып кына тотынган эшнең татлы җимешләре.


Бүген дә Газизҗанов хәрәкәттә – булганына гына риза булып ята торганнардан түгел ул, һаман төзүдә, яңартуда, эшен җәелдерүдә. Җәелдерү дигәннән, хәзер Айзатның Актанышбаштан тыш, районның өч авылында – Татар Ямалысы, Апач, Балтачта кош тораклары бар. Аларда сезонлы эш кайный.

Эшмәкәрнең 2021 елдагы зур сөенече – сафка баскан өр-яңа кош-корт торагы. Бүген ул биредә тәүлеклек бройлер чебиләрен үстерү белән мәшгуль. Заманча торакта күп тә түгел, аз да түгел, төп-төгәл 21 000 баш “сары йомгак” көн күрә. Ә гомумән алганда, әлегә Арча инкубаторыннан 70 000 чеби кайтарылган. Быел Айзат Газизҗанов аларның баш санын 280 меңгә җиткерергә исәпли. 14 апрельдән авыллардагы торакларга да тәүлеклек чебиләр кайта башлаячак.


Тәүлеклек чебиләрне бер ай тәрбияләгәннән соң, йомшак йомгаклар сатуга чыгарылачак. Шунысы да куанычлы, авыл тормышлы Актаныш районында бройлерны реализацияләү бернинди авырлык тудырмый: үзебезнекеләр генә түгел, читләр дә Газизҗавновтан чеби сатып ала. Бу партия үсеп, таратылгач, ун көнлек тәнәфестән соң, тагын чеби кайтару планлаштырылган. Ун көнлек тәнәфестә исә торакны тулысынча чистарту, дезинфекция ясау күздә тотыла.


Сүз дә юк, бу кадәр чебине карап-тәрбияләп тору өчен эшче көчләр таләп ителә. Эшмәкәр ел әйләнәсе өч эшче тотса, чеби сезонында торакларда хезмәт куючылар саны 10-12гә җитә.


Бүген Айзат Газизҗановның кошчылык юнәлешендәге мактауга лаек хезмәте белән Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе танышты. Энгель Нәвап улы быел сафка баскан торакта булып, 21 000 баш чебине үз күзләре белән күрде.

Җылы, иркен, якты, биек торак “сары йомгаклар” белән тулган. Аслары коры, тамаклары тук чебешләр рәхәтләнеп йокы “сүтә”.


Торактагы яктылык, ашау рационы билгеле көннәрдә алыштырылып, тиешле таләпләргә туры китереп үзгәртелеп тора. Бина утын белән җылытыла – киләчәктә, билгеле, җылыту системасын газлаштыру теләге бар хуҗаның. Теләк дигәннән, уй-хыяллары шактый әле Айзатның – тагын бер торак төзү, юлларны ныгыту, җитештерүне тагын да арттыру, кыскасы, күңелгә якын эшне җиренә җиткереп башкару, аның файдасын тою - егетнең максаты.


Җиң сызганып, барысын да исәпләп тотынганда, бер эш икенчесенә комачаулык тудырмый. Алты еллык тәҗрибәгә ия Айзат быелгы чеби сезонын башлаганчы, 26 000 баш кызыл тавык сатарга өлгергән ул.


Шулай да, тынгысыз, песпектив эшкуардан чеби сатып, баеп буламы дип сорамый булдыра алмадым. Айзат тыенкы гына елмаеп, “ипи белән майга җитә” дип җаваплады. Читтән карап торганда җиңел барган эшкуарлыкның нечкәлекләрен белгән эшмәкәрнең җавабы артык гаҗәпләндермәде: ашаган белми, тураган белә дип, юкка әйтмиләрдер. Үз ихатабызда 28 чеби үстерергә дә авырсынган заманда, 280 000 чеби үстерергә алынган Сәфәр егетенә “афәрин” генә диясе кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International