АКТАНЫШ РАЙОНЫНЫҢ ХӨРМӘТЛЕ АКСАКАЛЫ, ОСТАЗЫБЫЗ БАЯЗИТ АГА ШӘЙМӘРДӘН УЛЫНА 90 ЯШЬ!

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген Актанышның мактаулы гражданы Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтов үзенең олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды.

Юбилярны әлеге күркәм бәйрәм белән бүген Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхсән үзе котлады. Баязит Шәймәрдән улына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзен, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатын, шәхсән үзенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Юбилярны шулай ук “Сугаз” җәмгыяте җитәкчесе Әбүгали Шакиров, “Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова, Баязит Шәймәрдән улының туганнары, балалары котлап, рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International