"Актаныш юллары" төзелеш оешмасы юллардагы чокыр-чакырларны төзекләндерә башлады(+ФОТО)

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

             Яз җитеп карлар эри башлауга юллардагы чокыр-чакырлар машина йөртүчеләрнең бәласенә әйләнә. 57 нче бистәгә илтә торган юлдагы чокырлар да көннән –көн артып урынлы борчу тудырды. Бүген «Актаныш юллары» оешмасының юл төзүчеләре һәр чокырга салкын асфальт-бетон салу белән мәшгуль. Иртәнге сәгатьләрдән үк биредә эш кайный. Һәр тишектәге җыелган су өрдереп киптерелә, чокыр киңәйтелә, чистартыла. Асфальт салынганнан соң җылытып, пресслана. Ике көн эчендә юллар төзекләндерүне тәмамлаячакбыз, дип ышандыра төзүчеләр.
               Баян Дәүләтов исемендәге урамнан "Химиклар" урамына кадәрге юлны тулысынча төзекләндерү, ягъни кайнар асфальт түшәү апрель ахырына планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International