Актаныш районы “Россия балалары-2021” оператив-профилактик операциясенә кушылды

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

5 апрельдән 14 апрельгә кадәр Татарстанда «Россия балалары-2021»ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең беренче этабы уза. Акциягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге дә кушылды.

 Операциянең төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчелеккә тарту фактларын ачыклау, шулай ук наркотиклар куллану нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык дәрәҗәсен күтәрү.

Операцияне үткәрү чорында риск төркеменә керүче балигъ булмаганнарның һәм профилактика системасы органнарында профилактик исәптә торучы асоциаль гаиләләрнең яшәү урыны буенча тикшерүләр оештырылачак. Шулай ук балигъ булмаганнар күпләп җыела торган урыннарда, күңел ачу һәм ял учреждениеләрендә балигъ булмаганнарны наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга җәлеп итүче затларны ачыклау, шулай ук әлеге матдәләрне табиб билгеләмәсеннән башка кулланучы яшүсмерләрне ачыклау өчен рейдлар үткәреләчәк.

Операция барышында мәгариф оешмаларында балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән наркотиклар куллануның зыяны турында, шулай ук аларның законсыз әйләнеше өчен Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылык турында аңлату эшләре оештырылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге халыкка кичекмәстән әзерләнүче яки наркоҗинаятьләрнең (шул исәптән балигъ булмаганнарга карата) фактлары турында  3 - 04 - 02 яки 112 телефоны буенча хәбәр итүне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International