КӨН КАДАГЫНДА: ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актанышка эшлекле сәфәр белән килде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде.  Мәгълүм булганча,  2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен  Актаныш  районы  үзендә кабул итәчәк.

Бүгенге эшлекле сәфәр дә  районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.

Республиканың баш педагогы Илсур Гәрәй улы, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, районның  берничә мәгариф учреждениесендә булып, аларның эшчәнлеге белән якыннан танышты.

“Тылсым” мәктәп – бакча, “Каенкай балалар бакчасы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе, Актаныш технология техникумы, үзәктәге беренче-икенче санлы мәктәпләр бүген үз эшчәнлекләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тәкъдим итте.

Очрашу барышында август  киңәшмәсенә кадәр хәл ителәсе мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International