Төп максат: быел лейкоздан тулысынча арыну

2021 елның 9 апреле, җомга

8 апрель көнне үткән семинарда катнашучылар “Чишмә” агрофирмасының мал торакларында да булдылар. Меңнәр бүлекчәчендә 1070 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 2021 елга 440 баш бозау алырга ниятли җәмгыять, шуларның 120се – тана бозавы.

Районның күп кенә хуҗалыкларындагы кебек үк, “Чишмә”дә дә маллар ике төркемгә аерылып тәрбияләнә: лейкозсыз һәм лейкозлы. Җәмгыятьнең үз алдына куйган төп максатларның берсе – быел терлекне тулысынча лейкоз авыруыннан арындыру. Бу юнәлештә агрофирмада киңкырлы эш җәелдерелгән.

Беренчедән, хәзер агрофирмада лейкозлы мал бөтенләй каплатылмый. Авыру малларның бозаулыйсылары бозаулап беткән. Авыру бозаулар да сәламәт малдан аерым тәрбияләнә. Бозаулар өч айга кадәр кормомамалы торакта тәрбияләнсә, дүрт -алты айлык бозаулар өчен аерым торак каралган. Алар биредә теше һәм үгез малына бүленеп, ирекле шартларда асрала. Азык тарату тулысынча техника белән башкарыла. Киләчәктә “Чишмә” кормомамадан тулысынча китеп, бозауларны аерым ашатуга, аерым тәрбияләүгә күчәргә планлаштыра. Моның өчен яңа торак сафка басачак.

Агрофирмада тана сакланышына зур игътибар юнәлтелгән. Каплатыласы малларның беренче чиратта сәламәтлеге тикшерелә, УЗИ аппараты ярдәмендә авырулары ачыклана, бары тик тиешле дәва алганнан соң гына алар каплатыла. Буаз малның сәламәтлеге дә даими контрольдә.

Агрофирма быел 500 башлык өр-яңа терлекчелек комплексының беренче этабын да эшләтеп җибәрүне максат итеп куйган.

“Чишмә” агрофирмасының бүгенге туклану рационы бер сыердан уртача 30 килограмм сөт алуга исәпләнеп төзелгән. Белгечләр рационның яхшы булуын ассызыклады. Гомумән, җәмгыять алга карап көн күрә бүген. “Терлекчелек юнәлешендә дә, игенчелектә дә сынатмаска!” дигән шигарьне үзләренә девиз итеп алган алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International