9 апрельдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.
Тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
WhatsApp номеры +7 (939) 345-37-50.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.