Актаныш районының язгы кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе тикшерде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген республиканың махсус комиссиясе Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде. Җәмгыятьләрнең әзерлегенә төп бәяне  "Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге"нең ТРсы буенча филиал җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин бирде.

Инде иртәнге сәгатьләрдә үк комиссия “Әнәк” агрофирмасында, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта булырга җитешкән иде. “Ташкын” җәмгыятенең әзерлек сызыгына тезелгән кыр техникасы комиссиянең өченче тукталышы булды.

Комиссия вәкилләрен “Ташкын” җәмгыяте җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов, хуҗалыкның баш белгечләре, механизаторлар каршы алды. Рафис Рамил улы тиешенчә төзекләндерелгән, буялган техникаларга югары бәя бирде. Белгечләрнең дә тирән тәҗрибәгә ия булуын искәртте ул.

Чарада техниканы имин файдалануга, техника иминлеге буенча инструктаж уздыруга һәм механизаторларның медицина тикшерү узуга аерым игътибар бирелде. Гомумән алганда, хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булуы билгеләнде һәм “Ташкын” комиссия тикшерүен уңышлы узды.

Актаныш районына сәфәре кысаларында Рафис Хәбибуллин идарә белгечләре, хуҗалык рәисләре белән 2021 елда чәчү кампаниясен уздыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Быел да язгы кыр эшләренә “Ташкын” җәмгыяте ныклы әзерлек белән керә. Узган ел хуҗалык әлеге мөһим кампанияне 23 көндә тәмамлауга ирешкән – быел да эшне озакка сузмаска ниятли алар.

“Ташкын” хуҗалыгының баш инженеры Салават Исламов әлеге вазыйфасында быел 30нчы язгы сезонны каршылый. Елның елны кабатламавын яхшы аңлый тәҗрибәле хезмәт иясе. Шулай да эшче көчләр һәм техника аларга багланган өметләрне акларга тиеш.

Быел “Ташкын”ның басу-кырларын 15 егәрле техника иңләячәк, биш чәчү агрегаты, 7 тырма, 5 культиватор әзерлек сызыгында тора. Мөһим кампаниядә егерме механизатор катнашачак, алар белән хезмәткә түләү буенча аңлату эшләре башкарылган – хуҗалык тәкъдим иткән шартларга тулысынча риза җир уллары.

Эшче куллар Актаныш технология техникумыннан да җәлеп ителгән – трактор йөртү таныклыгына ия студентлар “Ташкын”да практика үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International