ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

 26 февраль көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернаты базасында  инглиз теле укытучыларының "Инглиз телен өйрәтүдә актуаль аспектлар" темасына республикакүләм семинар үтте.


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Актанышның 1 санлы мәктәбе базасында  “Ел укытучысы - 2013” бәйгесенең муниципаль этабын йомгаклау чарасы узды.

23 февральдә районның бар оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл башлыклары һәм әлбәттә инде, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге катнашында зур спорт бәйрәме үткәрелде.

22
февраль, 2013 ел
җомга
Чалманарат җирлегенә караган Шәбез авылында яшәүче Нуриҗамал Әндерҗан кызы Хурамшина 21 февраль  көнне бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Нуриҗамал әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
20-21 февраль көннәрендә Актанышның “Яшьлек” мәдәни үзәге һәм балалар иҗат үзәге  районыбыз һәм күрше-тирә төбәкләрнең кул осталарын үзенә җыйды.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Районыбыз һәм күрше төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең үз эшләрен, эшчәнлекләрен халыкка таныту, үзара тәҗрибә уртаклашу, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында быел Актанышта тәүге мәртәбә зур күргәзмә оештыралар.
Районыбызның үзешчән драма коллективлары смотрының йомгаклау өлеше дәвам итә. Алданрак – 13-14 февраль көннәрендә Зөбәер һәм Киров җирлекләре үзешчәннәре район мәдәният сараенда тамашачылар алдында чыгыш ясаган булса, бүгеннән башлап тагын 5 коллектив сәхнә тотачак.

Яр Чаллы шәһәрендәүткәрелгән “Беренче адымнар” (“Первые шаги”)  VI Ачык республика фестиваль –бәйгесендә катнашып, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ландыш Әхиярова (остазы Г.Чекалина) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Лаеш районында 16 февраль көнне күз буенча инвалидларның  республика футбол Чемпионаты үтте. Бәйгеләрдә көч сынашкан 4 шәһәр һәм 8 район командалары арасында безнең Актаныштан да ике төркем катнашты.
“Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан “Сандугач сайрар илем”  төбәк фестивале быел  XVI  мәртәбә оештырыла.  14 февраль көнне  “Вокал. Ансамбльләр” номинациясенең финал туры узып, анда Актаныш балалар сәнгать мәктәбеннән “Умырзая” ансамбле (остазлары Г.Чекалина, Р.Хаҗиева) II дәрәҗә лауреат исеме яулап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International