Мондый җыеннар инде районның күп кенә авыл җирлекләрендә булып үткән иде.
19 нчы август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренче класска укырга керүче балаларга бүләк тапшыру тантанасы булды. Тантанада Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Р.Х.Амиров һәм балаларның әти- әниләре катнашты.