Кичә, 19 август көнне Актаныш районында “Татарстан” журналының хәбәрчесе Гөлназ Сабитова булып китте.
Журнал хезмәткәренең районыбызга килүнең төп максаты булып Актанышта игенчелек, терлекчелекнең алга баруы, кече һәм урта бизнес үсеше, районыбызда фермер хуҗалыкларына, инвестицион яктан кулай булган, ярдәм күрсәтү программаларының тормышка ашу ысуллары торды.
Шул максат белән хәбәрчеләр Актаныш районының берничә фермер хуҗалыгында булдылар. Районыбыз турында мәкалә “Татарстан” журналының сентябрь номерында чыгачак. Шулай ук материал Сочи шәһәрендә узачак экономик инвестицион форумда да катнашачак.