Урып - җыю көндәлегеннән

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
17 августка алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда урып-җыю кампаниясе 23 мең 351 гектарда башкарылып, 51 процентны тәшкил итә. 
 
“Нигез” хуҗалыгында – 72 процент, 1 гектарга уртача исәпләгәндә уңдырышлылык 36,8 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның тулаем җыемы – 17мең 937 центнер. Биредә борчак, арыш культуралары суктырылып беткән. 
 
“Таң” хуҗалыгында урып-җыю эшләре 66 процентта башкарылган. Тулаем җыем – 38 мең 827 центнер. Монда арыш һәм көзге бодай басуларында эш төгәлләнгән.
 
 “Чишмә” хуҗалыгында барлык мәйданның 62 процентында бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алынган. “Наратлы”, ”Ташкын”, “Тамыр” хуҗалыклары, “Мехотряд” оешмасы, “Актаныш” агрофирмасы күрсәткечләре дә районның гомуми күрсәткеченнән югары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International