Түке авыл җирлегендә халык җыены үтте

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Мондый җыеннар инде районның күп кенә авыл җирлекләрендә булып үткән иде.

Чираттагысы бүген, 20 августта Түке авыл җирлегендә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов, район башкарма комитеты, район үзәк хастаханә, мәгариф идарәсе, игелек үзәге, пенсия фонды вәкилләре катнашты. 

Җыен башланыр алдыннан, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле җирле халыкка үзләренең искиткеч концерт номерларын бүләк иттеләр.

Шулай ук “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында, 2015 елгы уку елында беренче сыйныфка баручы 3 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча бүләк ителде. Шулай ук районыбызга Россия Казначылыгыннан килгән вәкилләр дә шушы акциядә теләп катнаштылар.

Шуннан соң җыен мәсьәләләре каралып үтте. Анда шушы җирлектә яшәүчеләргә кагылышлы сораулар күтәрелде – юллар, су, җирлекне төзекләндерү буенча сораулар, рәсәй һәм республика программаларына нигезләнеп башкарылган эшләр турында сөйләшү алып барылды.

Җыен ахырында җирле халыктан район башлыгына һәм килгән вәкилләргә карата сораулар яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International