ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Халык буш вакытын, ялын күңелле, ял паркларында уздырсын, бер-берсе белән аралашсын, җанына һәм тәненә сихәт, рухи ләззәт алсын, яшәгән төбәгенең табигате белән хозурлансын, дигән максат белән “Парклар һәм скверлар” республика Президент программасы безнең районда да гамәлгә ашырыла.  
Соңгы елларда һава торышы нык үзгәрде. Ул көйсез баланы хәтерләтә сыман. Инде рәхәтләнеп җәйне дә күргән юк дияргә була. Һава торышы белән бергә хайваннар дөньясы да үзгәреш кичерә сыман. Без кечкенә вакытларда төлкеләрне күргән дә юк иде. Хәзер алар курыкмыйча авыл араларында йөриләр, каршыга  очрагач та курыкмыйлар. Котыру авыруы дигәне дә еш ишетелә башлады.
Милләтебезнең язмышы, киләчәге, үсеше өчен һәр укытучы үз өстендә эшләргә, һөнәри белемен күтәрергә тиеш. Бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча технологияләрне уңышлы кулланганда сыйфатлы белем бирүдә, өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин. 
 
Безнең бурыч – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучыларның рухи һәм физик үсешен, кызыксынуларын үстерүгә булышу, заман сулышы белән һәрдаим үзгәреп торучы җәмгыятьтә яраклаша алучы һәм конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү.

22
август, 2015 ел
шимбә
Бүген, 22  августта Актанышта Чәчәкләр бәйрәме  үткәрелде

21
август, 2015 ел
җомга
20 август көнне,"Мэктэпкэ эзерлэнергэ булыш" акциясе барышында Яңа Элем мэдэният йортында,1нче класска укырга керуче балаларга булэк тапшыру тантанасы булды.Шушы җирлекнең  оешма -мэктэп,балалар бакчасы,мэдэният,авыл советы хезмэткэрлэре ,шэхси эшмэкэр Фэхертдинов Р.М. булышлыгы белэн ,1 нче класска баручы 10 балага һэм ярдэмгэ мохтаҗ гаилэлэрдэ тэрбиялэнуче балаларны да мэктэп кирэк-яраклары биреп шатландырдылар.Яңа Элем Җирлеге башлыгы Анварова Дилбэр Миркасыйм кызы барлык балаларга да изге телэклэрен җиткерде.
20 август көнне Яңа Элем мэдэният йортында халык белэн очрашу уздырылды. Очрашуга Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев ,узэк хастахэнэ табибы Хажиева Милэушэ Сэяф кызы килде. Авыл Советы башлыгы Анварова Дилбэр 2012-2015 елга кадэр эшлэнгэн эшлэргэ анализ ясады ,.килэчэккэ планнар белэн таныштырды.
Илфак Бариев уз чыгышында Республика программалары белэн таныштырды . Шушы программа нигезендэ башкарылган эшлэр турында сөйлэде. Халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

Бүген 21 август көнне Усы авыл клубында халык җыены үткәрелде. Анда Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев катнаштылар. 

20 август көнне Иске Кормаш авыл китапханәсенә балалар җыелды.
Авылдашлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов ел саен яңа уку елы башланыр алдыннан Яңа Балтач башлангыч мәктәбе укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк итә. Быел да балаларны, аларның әти-әниләрен, гомумән, барлык авылдашларын сөендереп, әлеге күңелле тантананы оештырырга дип, ерак араларны якын итеп, туган авылына кайтты ул. Дәү әтиләренең газиз туган җирен күреп үссеннәр дип, Мәскәүдән 4 оныгын да үзе белән иярткән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International