– Дөрестән дә, быелгы ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның инициаторы – Татарстан Республикасы Лидеры Рөстәм Миңнеханов. Актаныш беренчеләрдән булып кушылды: таушала башлаган паркларны, скверларны төзекләндерү, яңаларын төзү өстендә зур гына эшләр башкарылды. Шул парклар эчендәге һәйкәлләр, мемориаллар барысы да төзекләндерелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бер чорга туры килүе аларны оператив төстә, сыйфатлы итеп башкарырга этәргеч бирде. Нәтиҗәдә, барлык 26 авыл җирлегендәге һәйкәлләрне һәм район үзәгендәге Җиңү паркын яңартуга ирештек. Бу урыннарга район буенча җәмгысе 5 мең төптән артык агач утыртылды. Иң мөһиме: моңа халык та үзе теләп кушылды һәм зур өлеш кертте. Алар киләчәктә халыкка ял итәргә бик матур урыннар булып торачак.
– Кайсы авылларда яңа парк-скверлар барлыкка килде?
– 3 урында яңасы сафка бастырыла. Чуракайда һәм Югары Яхшыйдагысы файдалануга тапшырылды инде. Актанышта төзелә башлаганы да төгәлләнү алдында. Шул максатларга республика тарафыннан районга шактый күләмдә финанс ярдәме күрсәтелде. Тротуар мәйданчыгын, асылмалы күперне, буа тирәсендәге ял итү урыннарын, башка төр аттракционнарын күздә тотып, бу чараларга районның үз акчалары да җәлеп ителә.
– Актанышта, халык телендә дамба дип йөртелгән урындагы бу ял паркының төзелеше
кайчанрак төгәлләнәчәк?
– Актанышны урта өлешеннән икегә бүлеп торган мул сулы буа янында яшеллек паркының төзелеп беткәнен барыбыз да көтәбез. Төп эшләр инде төгәлләнде. Җәяүлеләр өчен ике як ярны тоташтыручы басма-күпер төзелде. Аның урта бер җиренә утыргычлар урнаштырылып, ул инде яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә, хәтта, кармак саплап, балык тотучыларның да яраткан урынына әверелде. Текә ярыннан төшеп-менеп йөрергә уңайлы, бизәкле, киң баскычлары ясалды, су тирәли тротуар җәелде, агачлар утыртылды. Планлаштырган кайбер эшләрне тиз араларда ахырына җиткереп, озакламый, аны рәсми төстә халыкка тапшырырга ниятлибез.
– Ничек уйлыйсыз, мондый программалар алдагы елларда да дәвам итәрме?
– Иң әүвәл, безнең алда бер бик мөһим бурыч тора, ул – ачык һавада, яшәгән төбәгебезнең матур табигатенә сокланып ял итү өчен төзелгән махсус урыннарны саклап тоту. Бу – бик кирәкле программа. Аеруча, район үзәгендә, шәһәрләрдә халыкка ял итәргә матур урыннар, балаларга уен мәйданчыклары кирәк. Киләчәктә дә, республика программаларына нигезләнеп, авылларыбызның төзелеш планнарын караган вакытта паркларның һәм скверларның һәрчак булуын һәм халыкка хезмәт итүен игътибарга алырга тиешбез.
14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә, реконструкциядән соң, Габдулла Тукай исемендәге парк һәм китапханәне ачты. “Парклар һәм скверлар” республика Президент программасы кысаларында төзекләндерелгән ул.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 28 марта до 10 час. 29 марта 2026 г.
Ночью и утром 29 марта 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.