Усы авыл җирлегендә халык җыены узды

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген 21 август көнне Усы авыл клубында халык җыены үткәрелде. Анда Актаныш районы башлыгы урынбасары Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев катнаштылар.

Җыелыш “Мәктәбеңә җыенырга булыш” акциясе белән башланып китте. Акциядә авыл советы, хуҗалык хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, ветераннар советы, мәчет һәм җирлектәге шәхси эшмәкәрләрнең иганәчелек күрсәтүе ярдәмендә беренче сыйныфка баручы һәм авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга уку кирәк-яраклары, спорт җиһазлары тапшырылды.

Җыенда шушы җирлеккә керүче Усы һәм Качкын авылларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде – халыкны су белән тәэмин итү, территорияләрне төзекләндерү, чүплек мәсьәләләре, юллар, җирлектәге буш йортлар буенча туган сораулар. Авыл советы каршындагы җәмәгать оешмалары – “Ак калфак”,  ветераннар оешмасы -  эшчәнлегенә бәя бирелде.

2015 елның 13 сентябре көнне булачак сайлауларны дөрес, законлы һәм оешкан төстә уздыру бурычы ассызыклап үтелде.

 Соңыннан “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле артистларының зур концерты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International