Ай саен хуҗалык җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашында терлекчелек тармагында айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмә үткәрелеп торылса да, кимчелекләр әле җитәрлек. Июль ае нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмәдә бу хакта да кат-кат искәртелде. Сөйләшүдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.
Иң үзәккә үткәне, әлбәттә, малларның баш саннарының кимүе. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовның эш күрсәткечләре буенча ясаган җентекле анализыннан да бу ачык күренә. 1 августка район хуҗалыкларында, шулар исәбенә фермерлар һәм технология техникумын да кертеп, барысы 33 мең 626 баш мөгезле эре терлек исәпкә алынган. 1 гыйнвар белән чагыштырганда, 97 башка кимү күзәтелә. Бу кимүгә “Янаул”(-197), “Наратлы”(-67), “Алга”(-50), “Нур”(-45) хуҗалыклары, “Әнәк“ агрофирмасы саллы өлеш керткәннәр.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, баш саннары 230га, ә быелның июль аенда 149 башка кимегән. Әлеге кимү 748 баш бозау алып, 977сен чыгарып җибәрү бәрабәренә булган.
Реализациягә киткән терлекләргә килгәндә, элек
авырлыклары 4 центнердан ким булган терлекләрне реализациягә җибәрү рөхсәт ителмәсә, хәзер 3 центнердан әз генә арткан терлекләрне дә җибәрү очраклары күбәйгән. Бары тик “Башак” хуҗалыгы гына 5 центнерлы үгезләрен реализациягә җибәрә. Киңәшмәдә башка хуҗалыкларга да вак терлек сатудан китәргә кушылды.
– Нинди генә дәлилләр китерсәгез дә, Нур Баян хуҗалыгыннан кала башка хуҗалыклар терлекләрнең тыгызлыгыннан интекми. Баш саннарын киметү, реализациягә вак терлек җибәрүдән дә хуҗалыкларның күпме акча югалтканарын күрергә мөмкин, – ди Дәниф Харисов.
***
Агымдагы елның июль аенда 515 баш теше малның 18 ае тулган. Шуларның бары тик 252се генә каплатылган. Ә калган 263 башы, “зур тырышлык” белән үсешләрен киметеп, каплатуга керә алмыйча калган. Бу инде ферма мөдирләренең, зоотехникларның эш нәтиҗәсе.
Узган елның июль аенда 577 баш сыер бозавы алынган, быелның июль аенда 613 баш алырга дип планлаштырылган булса да, ул 528 башны гына тәшкил иткән. “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмаларында 42 һәм 38 баш сыер бозавы алынып бетмәгән. Тана бозаулары алуга килгәндә, узган елның июлендә ул 180 баш булса, быелның июлендә 220 баш булган.
Каплатуга караганда бозау алуга килгәндә, узган елның октябрь аенда 891 баш терлек каплатылган булса, быелның июль аенда алардан 748 баш бозау алынган, 143 башка ким булып тора. Моңа “Әнәк” агрофирмасы иң зур өлеш керткән, алар 62 баш бозауны алып бетермәгән.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 28 марта до 10 час. 29 марта 2026 г.
Ночью и утром 29 марта 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.