19 август көнне Иске Кормаш авыл җирлегенең сайлау алды халык җыены булып узды.
Халык җыенына кадәр, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясенә нигезләнеп, быел I сыйныфка барасы 7 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырылды, белем иленә игелекле юл күрсәттеләр.
Очрашуга Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев килде. Ул бүгенге көндә халык өчен эшләп килүче «Бердәм Россия» партиясе проектларын авыл халкына җиткерде.
Авыл халкы район башлыгы урынбасарына үзләрен борчыган сорауларны җиткерде.