Кайсы гына җирлеккә барма, "Менә мин!" - дип җәелеп ятучы чүплекләргә тап буласың. Ярый әле кайберләре эчкәре үк, ерактан артык күзгә ташланып тормыйлар. Ә кайбер җирлекләрнең чүплекләре авыл башында яисә юл читенә якын урнашканлыктан, авылның бар ямен, матурлыгын җибәреп тора. Моннан берничә еллар элек авыл эчендәге тыкрыкларны, аулаграк урыннарны да легаль булмаган чүплекләргә әйләндергән авыллар да бар иде. Анда яшәүчеләр белән сөйләшүләр алып бара, тыңламаганнарына административ чаралар күрә торгач, җирлекләрдә легаль булмаган чүплекләр бетте дияргә дә була. Чисталыкны, матурлыкны үзләре дә күрә башладылар. Табигатебезне саклауга, тирә-юньне матурлауга, төзекләндерүгә, яшелләндерүгә, елга-күлләрне чистартуга елдан-ел ныграк игътибар бирелә. Ә гектарларча мәйданнарга җәелгән чүплекләр тирә-юньне ямьсезләп кенә калмый, куркыныч та тудыра. Чөнки аларның үзеннән-үзе яна башлау очраклары аз булмады.
Яңа Әлем авылы мисалында чүплекне бетерү идеясе күпләр тарафыннан хуплау тапты. Әлбәттә, башта бик җиңелләрдән булмагандыр. Чөнки гомер буе үз ихатасының чистарып калуына сөенә-сөенә чүбен авыл җирлеге чүплегенә илтеп түгәргә гадәтләнгән халыкны тәртипкә өндәү, чүпләрен капчыкка тутырып, чүп җыеп йөрүче машинага чыгарып салырга ияләндерү өчен әз көч соралмагандыр.- Беренче тапкыр машина белән чүп җыюны оештырган көнне үзем машина алдыннан һәр өйгә кереп, аңлатып, авылның барлык урамнары буенча да йөрдем, - ди Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова. - Баштарак моңа мәзәксенеп караучылар да булса, хәзер инде аңладылар. Машина йөргәнне көтеп кенә торалар.
Шактый мәйданнарга җәелгән чүплек бетерелгәч, аның урынына үлән чәчәргә җыеналар.
"Башак" хуҗалыгы рәисе Хәлил Хуҗин гаҗәпләнүен яшерми.
- Мин бу чүплекне шушылай җиңел генә җиңеп буласына башта һич кенә дә ышанмадым. Чөнки биредәге чүпләр Актанышка тикле оча башлаганнар иде инде. Бу кешене психологик яктан үзгәртә, культура дәрәҗәсен арттыра торган әйбер дип исәплим. Яңа Әлем авыл җирлегеннән соң, әлеге яңалыкны Искә Байсар җирлеге дә үзләрендә кертергә булган.
Чүплек биредә дә иң зур проблемаларның берсе булып санала. Башкортстан чигендә генә урнашкан авыл буларак, бирегә аларның да чүп түгү очраклары күп булган, өстәвенә чүплеккә ут төртеп тә интектергәннәр.
- Чүплекләрне бетердек тә, барысы да ал да гөл булыр дип өметләнү - ялгыш фикер, дип үз фикерләрен җиткерде Фаил Камаев. - Кеше күрмәс әле, дип, капчыкларга тутырып, теләсә кая чүп түгүчеләр булачак. Ләкин тора бара алар да аңлап, бу ялгыш адымнан китәчәк. Шушы чүплек урыннарына мәктәп балаларын алып килергә, күрсәтергә, чүплекләргә ташлаган пластмасс савытлар, полиэтиленнарның фәлән еллар буе черемичә ятуын, табигатебезне пычратуын ныклап аңлатырга кирәк. Ул калдыклар елдан ел күбәеп, үзебез шул чүп арасында калырга мөмкинбез. Районда чүпләр бер генә урынга җыелып, шунда араланырга, үтилләштерелергә, сатардае сатылырга тиеш дип исәплибез. Киләчәктә барыбер чүплекләр бетерелергә тиеш булачак. Чөнки 2016 елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителәчәк. Ә авыл җирлеге чүп җыюны оештыручы гына булып калачак. Авыл халкына да, район үзәгендә яшәүчеләр кебек, үзенең чүпләрен түккән өчен тариф буенча акча түләргә кирәк булачак. Авылларда халыктан чүпләрне машина белән җыю район үзәгендәгегә караганда күпкә җиңелрәк. Чөнки аларда чүп контейнерлары куясы, аларны буйыйсы юк.