11 декабрь көнне Байсар мәктәбендә иҗат кичәсе уздырылды
11 нче декабрь көнне мәктәбебезнең актлар залында татарча музыкаль кичә үткәрелде.
1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавышы белән Россия дәүләтенең Төп Законын кабул иткәннән соң егерме ике ел вакыт үтте. Ул күпмилләтле илебезнең сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү, реаль федерализм һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде. Бу вакыйга күпмилләтле Россияне ныгытуда һәм берләштерүдә, җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслыгы тантана итүдә мөһим этап булды.
Узган еллар безгә Россия Конституциясендә игълан ителгән идеалларны һәм кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга җирлек бирә, аларга ирешү вакыт сынавын узды, үзенең дөреслеген, какшамаслыгын раслады. Россия Федерациясенең Төп Законындагы мөһим идея дәүләтнең җәмгыятькә һәм кешеләргә хезмәт итүеннән гыйбарәт.
Бүген, 11 декабрь көнне, Пучы авыл китапханәсендә, "Китапханә - хәзинәләр дөньясы" дип аталган библиографик дәрес үткәрелде.
11 декабрь көнне Иске Сәфәр авылы мәчетендә "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында әхлак дәресләре булып үтте.
2015 нче елның 10 нчы декабре көнне Тат. Ямалы мәдәният йорты Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" драмасы белән районкүләм авыл драма коллективларының театар сезонын ачып җибәрде.
Бүген районда технологиядән буенча олимпиада үткәрелә, анда безнең мәктәптән Минигалиев Айбулат катнаша. Укытучылары - Гадел Фирдәвис улы. Аларга уңышлар юлдаш булсын!
2015 елның 11 декабрьдә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта китапханәчеләр семинары булып узды. Семинарның темасы : «Талантлы укучы тәрбияләү, үстерү: заман таләбе һәм традициясе».Бу семинарда безнең мәктәптән хуҗалык мөдире -китапханәче Халимова Лилия катнашты.
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Шул уңайдан мәктәпләрдә әлеге истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелә.