2015 нче елның 10 нчы декабре көнне Тат. Ямалы мәдәният йорты Юныс Әминовның "Язылмаган законнар" драмасы белән районкүләм авыл драма коллективларының театр сезонын ачып җибәрде. Тат. Ямалы мәдәният йорты сәхнәсендә әсәрне сәхнәләштерүдә авыл үзешчәннәре һәм мәктәп коллективы зур өлеш кертте. Театр халык тарафыннан уңай кабул ителде.