ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Компьютерларны   хакерлардан  саклау  өчен  саклык  чаралары   күрергә   кирәк.

Тарих укытучысы  Рушания  апа  укучыларга КОНСТИТУЦИЯ турында  чыгыш  ясады.Ул  чыгышында  хокуклар  һәм  бурычлар  турында аңлаешлы итеп сөйләде.Чыгышта викторина, презентация кулланылды  Укытучыга   зур  рәхмәт!

9 нчы декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч сыйныфларны укытуда эшчәнлекле юнәлешне оештыру"темасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучысы Исламова А.Ф. катнашты

8 нче декабрь көнне район мәдәният йортында район башлыгы призына үткәрелгән бию конкурсының гала-концерты булып үтте. Мәктәбебез укучылары татар, башкорт биюләре белән 1 нче урынга, укытучылар коллективы " Бер картлыкта,бер шатлыкта" дип аталган шаян биюләре белән Азат Закиров призына лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

11 нче декабрь көнне Чаллы шәһәрендә Республика олимпиадасы - 2015 призерларын котладылар.

  Югары Гәрәй авылыннан Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче классында ике бала укый.     Кышкы шартларда  кечкенә авылларда юлларның торышы, балаларның көнкүреше белән якыннан танышу максатыннан, класс җитәкчесе Фазылов А.М.һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г., Югары Гәрәйгә барып,  балаларның өйләрендә булдылар. Өлкәннәр белән тиздән башланачак кышкы каникуллар чорында  иминлекне тәэмин итү, төрле  бәла- казалардан саклану, уяулыкны арттыру турында сөйләштеләр.

 Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, кардан төрле сыннар ясап, ишегалдын бизәү  мәктәбебездә традициягә  әйләнде.   Технология укытучысы Нуриев Ф.Ш. җитәкчелегендә,  сын өю өчен,  укучыларыбыз берничә постамент ясап куярга өлгерделәр инде.

 Әле кайчан гына уку елы башлануны хәбәр итеп тәүге кыңгырау чыңлаган  иде. Бүген инде    уку елының беренче яртыеллыгы тәмамлануга  санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан укучыларыбыз төрле фәннәрдән контроль эшләр башкара.  10-11 декабрьдә 5, 7 класс укучылары- татар теленнән, башлангыч класс укучылары рус теле, татар теле, математикадан район мәгариф бүлеге тарафыннан җибәрелгән контроль  биремнәрне үтәделәр.

7 нче декабрь көнне мәктәбебездә "Сделали сами своими руками" исеме астында кул эшләре күргәзмәсе булып узды. Кул эшләре белән барлык классларда актив катнашты. Күргәзмәдә төрле материал, төрле техника белән эшләнгән кул эшләре күрергә туры килде.

11 нче декабрь көнне мәктәбебездә, информатика укытучысы Нургалиев Әхсән Әзгәр улы 5-11 сыныф укучлары белән "Час кода" акциясен уткәрде.Акциянен максаты,укучыларда информатиканы өйрәнү дә кызыксыну уяту иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International