11 нче декабрь көнне Чаллы шәһәрендә "Кулланучылар хокукларын саклау" темасына үткән Республика олимпиадасы - 2015 призерларын котладылар. Чара 77 нче гимназиядә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Госалкогольинспекциясе җитәкчесе Марченко Игорь Александрович Олимпиада призерларын һәм аларының педагогларын тәбрикләде.
Мәктәбебезнең 10б сыйныфы укучысы Гилаева Алсу Айдаровна (җитәкчесе - Сафиуллин Руслан Наилевич) II нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Алсуга медаль, смартфон һәм башка бүләкләр тапшырылды.