Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 5 класс укучылары үзләреннән уенчыклар җыйдылар һәм уенчыкларны авыру балаларга бүләк итү өчен районның балалар иҗат үзәгенә тапшырдылар.Шулай ук авылдагы өлкән кешеләргә ярдәм итүне барлык класс укучылары да актив рәвештә алып баралар.Рәхмәт сезгә укучылар!.
Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Шул уңайдан мәктәп күләмендә матур итеп бизәләгән класс бүлмәсе, рәсем, кул эшләре һәм башка конкурсларга старт бирелде. Укучылар кызыксынып, әлеге конкурсларга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Аларга уңышлар телибез!
"Туган телем-шагыйрьләр теле"республика фәнни-эзләнү конференциясендә 8 класс укучысы Хабетдинов Нәфис катнашты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.Җитәкчесе:Ли Л.Р.
Мәктәптә Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Шул уңайдан мәктәп күләмендә матур итеп бизәләгән класс бүлмәсе, рәсем, кул эшләре һәм башка конкурсларга старт бирелде. Укучылар кызыксынып, әлеге конкурсларга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Аларга уңышлар телибез!
11 нче декабрь көнне мәктәптән 3 укучы: Исламова А., Хөснимәрдәнова А., Әхмәтова А. тантаналы рәвештә кулларына паспорт алдылар. Аларны Рәсәй Федерациясе гражданиннары булулары белән котлыйбыз!