Бүген, 11 декабрь көнне, Пучы авыл китапханәсендә, "Китапханә - хәзинәләр дөньясы" дип аталган библиографик дәрес үткәрелде.
Француз сәясәтчесе һәм дипломаты Ш. Талейран, "яхшы китапханә күңел төшенкелеге вакытында ярдәм итә" дип уйлаган. Ягъни, китап күнел тынычсызланганда, кайгырганда ярдәм итә, уйландыра торган сорауларга җавап табарга булыша. Китап һичшиксез тормышны, аның кануннарын һәм кагыйдәләрен белергә, кешене яхшылыкны бәяләргә өйрәтергә мөмкин. Китап укытучы була ала. Яхшы китап белән кеше ялгыз булмый.
Белемле кешеләр бар чорда да, гасырлар буена сакланган акылга, дөня мәдәниятенә, тормышның үзенә якын булу өчен, үз китапханәләрен булдырырга тырышканнар. В.Г. Белинский "яхшы китапханә - иң зур байлык" дип әйткән. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Китап кешенең бар башлангычында, икеләнүләрендә, эзләнүләрендә ярдәм итәргә сәләтле. Ләкин китаплар яхшы, ә кешеләр исә ул китапларны дөрес куллана, саклый белергә тиеш.