ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Бу көннәрдә укучылар район мәгариф бүлегеннән килгән контроль эшләрне эшлиләр.

Бүген тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мәрданова Ә.Ә. мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган видеоконференциядә катнашты. Видеоконференциядә сүз террорга каршы чаралар һәм белем бирү учреждениеләрендә, каникул чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында барды.

8 декабрь көнне район мәдәният сараенда район Башлыгы призына биючеләр конкурсының гала концерты булды. Иске Кормаш мәдәният йортыннан "Чишмә" Халык бию ансамбленең яшьләр группасы - I урын, ялгыз башкаручылар номинациясендә Ризилә Зарипова - I урын, "Хәзинә" ветераннар коллективы Гран-прига лаек булдылар.  Бу уңышта безнең мәктәп укытучыларының һәм укучыларының да өлеше бар. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!



 

Бүген мәктәбебездә олимпиада үтә.

9-10 декабрьдә Байсар мәктәбендә хәйрия ярминкәләре уздырылды

14-19 декабрь көннәрендә Кадет интернат-мәктәбендә 2015-2016 елның икенче чиреге өчен административ контроль эшләре үтә.

Узган шимбәдә Киров авылында берьюлы 7 гаилә яңа йортка күченде. Бәйрәм шатлыгы тирә-як урамнарга тикле таралгандыр. Тузган торактан күчерү программасы буенча төзелгән әлеге өйләрнең ишекләре тантаналы төстә ачылды. Бусагадан узган хуҗаларга ияреп, эчкәре бүлмәләргә чиксез сөенеч-шатлыклар үтеп керде.

10 декабрь көнне Казань шәһәрендә укыту-тәрбия эшләре буенча директорның урынбасарларының Республика Форумы узды. Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Фәттахов Энгель Нәвап улы барды. 

Өстәл теннисы буенча 5 декабрь көнне Актаныш спорт сараенда иганәчеләр призына узган район беренчелегендә 50дән артык спортчы катнашты.

4-13 декабрь көннәрендә Кадкет интернат-мәктәбендә "Код сәгате" Бөтенроссия акциясе үтте. Бу акция 4 декабрь көне Россияда информатика көне дип билгеләнгәнгә күрә үткәрелә. Акция информатика фәненнең һәм программа төзүнең абруен күтәрү өчен үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International