Мәктәптә хәйрия ярминкәсе

2015 елның 11 декабре, җомга

Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9-10 декабрь көннәрендә хәйриея ярминкәләре уздырылды. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган әлеге чарада укучылар төрле пешкән өйберләр алып килеп сату оештырдылар. 9 декабрь көнне 1-3 класс укучылары, 10 декабрь көнне 4-9 класс укучылары сәүдә иттеләр. Сатудан кергән акчадан 5-10 сум укучылар хәйрия максатыннан җыйдылар. Әлеге акчалар мәктәптә укучы 2 инвалид балага уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары алу өчен тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International