8 декабрь көнне район мәдәният сараенда район Башлыгы призына биючеләр конкурсының гала концерты булды. Иске Кормаш мәдәният йортыннан "Чишмә" Халык бию ансамбленең яшьләр группасы - I урын, ялгыз башкаручылар номинациясендә Ризилә Зарипова - I урын, "Хәзинә" ветераннар коллективы Гран-прига лаек булдылар. Бу уңышта безнең мәктәп укытучыларының һәм укучыларының да өлеше бар. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!